Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия оборона министры Зәй егетенә Батырлык ордены тапшырды

18 июньдә Россия оборона министры Сергей Шойгу Мәскәүдә Вишневский исемендәге госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Зәйнең батыр егете дә бар. Сергей Шойгу Батырлык орденын Зәй егете Георгий Борисовның түшенә кадап, хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм тизрәк савыгуын теләде.

Министр Георгий Михайловичтан кайсы яктан булуын сорап, дәүләт бүләгенә лаек булуы белән котлады. Ә егет югалып калмыйча: «Татарстан - Зәй! Россиягә хезмәт итәм!» — дип горур җавап бирде.

Сергей Шойгу медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан госпитальгә сәфәре вакытында шулай ук махсус хәрби операция барышында яраланучыларга медицина ярдәме күрсәтүче табиблар һәм шәфкать туташларының зур ролен дә ассызыклады.

Георгий Борисов — Зәй егете. Ул узган көз мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән Ватан иминлеген сакларга китте. Хәрби юнәлештә ныклы тәҗрибәсе бар, армия хезмәтенә чакырылгач, ярты елдан соң контракт буенча хезмәт итүен дәвам иткән. Алар тормыш иптәше Эльмира белән ике ул үстерәләр. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә фельдшер булып эшләүче Эльмирага бик күп зәйлеләр рәхмәтле.

Хәрби операция барышында яраланган Георгий Михайлович бүгенге көндә Мәскәүдә Вишневский госпиталендә дәвалану курслары уза.

Без Георгий белән телефон аша элемтәгә кереп, аның хәлен белештек. Батыр егет үзен яхшы хис итә.

— Без хәрбиләрне барлык этапларда дәвалаучы табибларга зур рәхмәтемне белдерәм. Дәвалануның соңгы көннәре бара, тиздән Зәйгә кайтачакмын. Дәвалану узганда безнең өчен укулар да оештырылды. Кече лейтенант дәрәҗәсе бирелде. Зәйгә кайтып, хәрби комиссариатта эшләү ниятем, — ди Георгий Борисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев